+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
7 октябрь 2021, 17:35

Сез - иң-иңнәре икән!

Бүген Уфада үз эшчәнлегендә иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән төрле тармак хезмәткәрләрен хөрмәтләү тантанасы булды.

Сез - иң-иңнәре икән!
Сез - иң-иңнәре икән!
Бүген Уфада үз эшчәнлегендә иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән төрле тармак хезмәткәрләрен хөрмәтләү тантанасы булды.

Республика көне алдыннан дәүләт бүләкләрен Башкортстан Башлыгы Хакимияте Җитәкчесе Александр Сидякин тапшырды.
"Республика өчен 11 октябрь - хәлиткеч көн, чөнки бу көнне Русия муенсасында чын бриллиант булган, Русия федерализмының һәм илебез бердәмлегенең терәге булган Башкортстанның туган көне. Сез барыгыз да үз эшегезнең чын осталары, талантлы кешеләр, Башкортстан патриотлары. Сезнең һәркайсыгыз - республика горурлыгы, без сезнең тәҗрибәгезне югары бәялибез. Без үз алдыбызга зур күләмле бурычлар куябыз, алар күп көч таләп итә. Әмма пандемия белән бәйле кыенлыкларга карамастан, Башкортстан үсә, күп кенә социаль объектлар төзелә", - дип билгеләп үтте Александр Сидякин.
Ул Уфада студентлар кампусы төзеләчәген, Евразия китапханәсе проектлануын, Башкортстан башкаласы үзенең 450 еллыгына сизелерлек үзгәрәчәген сөйләде.
Бүген Башкортстан дәүләт бүләкләрен төрле тармаклардан 70тән артык вәкил алды.

Фото: Валерий Шахов.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: