Уфа фитнес-моделе Юлия Сенаторова үзенең машинасының тәгәрмәчен күреп шаккаткан. Диск артында Кырымда яшәүче кара еланга тап булган. Бәхеткә, елан үлеп, кибә башлаган булган инде.
Кыз җәй көне Кырымга баруын билгели, нәкъ менә шушы сәфәрдән көтелмәгән сувенир алып кайткандыр да. Автосервис хезмәткәрләре көньякта мондый хәлләр сирәк түгеллеген фаразлый - еланнар еш кына җылы эзләп машинаның төрле урынына керә икән, ә аннары шунда үләләр дә.
- Еланның үле булуын аңлыйм, тик миңа һаман да куркыныч, - ди Юлия социаль челтәрләрдәге язылучыларына.
Фото: ufa.kp.ru