+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
12 октябрь 2021, 10:00

Үзеңне дә, якыннарыңны да сакла!

Бакалыда вакциналану – көнүзәк чара.

Үзеңне дә, якыннарыңны да сакла!
Үзеңне дә, якыннарыңны да сакла!



Коронавирустан вакциналау - бүгенге көндә иң популяр темаларның берсе.
Коронавирусның ни дәрәҗәдә мәкерле авыру булуын иң якын кешеләрен югалтканнар гына аңлый. Шуңа күрә, нәрсә дисәң дә, әлеге куркыныч афәткә каршы тору өчен үз-үзеңне саклау, вакытында прививка ясату зарур.

- Әле кайчан гына тыныч, хафаларсыз яши идек. Тик узган ел коронавиус пандемиясе килеп чыгу хәбәре барлык кешелекне тетрәндерде, - ди Бакалы районында яшәүче, педагогик хезмәт ветераны Лариса Чатырова.

– Бу авыру билгеле таләпләрне үтәргә мәҗбүр итте. Әлбәттә, кайдадыр, кемнәрдер ул таләпләрне санга сукмады. Чөнки һәрдаим битлек киеп йөрүгә, урамда, җәмәгать урыннарында булганнан соң, кулларны еш-еш дезинфекцияләргә өйрәнү җиңел булмады. Ниһаять, бу чирне профилактикалый торган вакцина барлыкка килде. Галимнәр һәм табибләр чиргә каршы торучы иң ышанычлы чара вакцина, ди. Шуңа күрә, якыннарым һәм туганнарымның да сәламәтлеген кайгыртып мин вакцина кадаттым.

Автор фотосы.

 

Автор:Идрис Саитгалеев
Читайте нас: