+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
13 октябрь 2021, 18:28

4G элемтәсе кайда булырга тиешлеген үзебез билгелик!

Моның өчен Дәүләт хезмәтләре порталында тавыш бирергә кирәк.

4G элемтәсе кайда булырга тиешлеген үзебез билгелик!
4G элемтәсе кайда булырга тиешлеген үзебез билгелик!

2021 елның 15 ноябренә кадәр республика халкы Дәүләт хезмәтләре порталында күчмә радиотелефон элемтәсенә һәм югары тизлекле Интернетка тоташтыру өчен кәрәзле элемтә булмаган торак пунктлар өчен тавыш бирә ала. Тавыш бирү рәвешендәге махсус бүлек порталда ачылды.

- Авыл яки поселок, проектка кереп, 4G (LTE) мобиль элемтәсе белән тәэмин ителсен өчен, Дәүләт хезмәтләре порталында тавыш бирергә кирәк. Тавыш бирүдә 100-500 кешегә кадәр исәпләнгән Башкортостан торак пунктлары катнаша. Мондый сайлап алу критерийлары Русия Санлы үсеш, элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министрлыгы белән билгеләнгән, - дип хәбәр итте Башкортстан Республикасы дәүләт идарәсенең санлы үсеш министры Геннадий Разумикин. - Республиканың масштабларын исәпкә алып, 2022 елга безнең төбәк өчен 130 торак пункт билгеләнде, бу ил буенча иң зур күрсәткеч.

Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан башка, барлык төбәкләрдә яшәүчеләр тавыш бирергә мөмкин.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: