-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
13 октябрь 2021, 22:57

"Салават Юлаев һәйкәле турында сөйләшик!"

Азат Бадранов җитди сөйләшүгә чакыра.

"Салават Юлаев һәйкәле турында сөйләшик!"
"Салават Юлаев һәйкәле турында сөйләшик!"

"Башкортстан өчен Салават Юлаев тарихи шәхес кенә түгел, ул күп очракта республикабыз гербында, топонимикада, бөтен территориядә диярлек, Уфаның иң танылган урынында чагылыш тапкан, яраткан хоккей командасының исеме дә.
Башкортстан һәм башкорт халкы өчен Салават Юлаевның мәгънәви һәм фәлсәфи әһәмияте турында әйтеп тә торасы юк.
Салават Юлаев һәйкәле илебезнең барлык халыкларының милли байлыгы булып тора, аның Европада иң зур атлы скульптура һәм республикабызның визит карточкасы булуы билгеле.

Шуңа күрә минем өчен һәйкәл язмышы турындагы бәхәсләрне күзәтү бик гаҗәп, социаль челтәрләрдә хакимиятнең скульптурага карата омтылышлары турындагы күп төрле уйдырмалар бар.

Шуңа бәйле барыбызга да Салават Юлаев һәйкәлен саклау мәсьәләләре турында фикер алышырга кирәк дип уйлыйм. Җәмәгатьчелек, галимнәр, экспертлар, республика һәм шәһәр хакимияте органнары вәкилләре. Республика көненнән ерак китми, уртага салып сөйләшик", - дигән бүген социаль челтәрләрдә Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Азат Бадранов һәм иртәгә “Башкортостан” дәүләт концертлар залының конференц-залында җыелырга тәкъдим иткән.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: