+8 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
14 октябрь 2021, 11:20

Башкортстан лидерлар арасында

7-9 октябрьдә Пермь шәһәрендә Russian Event Awards туристик вакыйгалар конкурсының Бөтенрусия премиясенең төбәк этабы узды.

Башкортстан лидерлар арасында
Башкортстан лидерлар арасында
 2021 елда премиянең әлеге этабында катнашуга Русиянең 19 төбәгеннән 273 проект кабул ителгән. Башкортстан Республикасы быел конкурста катнашкан барлык төбәкләр арасында иң күп финалчыларны тәкъдим итте: республика командасы җибәргән 26 проектның 18е финалга чыкты.

Конкурсны оештыручылар - Пермь краеның Туризм һәм яшьләр сәясәте министрлыгы, Туризмны үстерү үзәге, "Region PR" һәм "Консалтинг-Тур". Беренче өч урынны яулаган һәм өстәмә исемлектән проектлар 15-17 ноябрьдә Ульяновск шәһәрендә узачак Russian Event Awards премиясенең X гомуммилли финалына чакырылган.
Премиянең төбәк этабы лауреатлары исемлеген шушы сылтама аша кереп карап була: https://pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=53018

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: