Шәһәрдә яшәүче полициягә мөрәҗәгать иткән. Ир-егет озакка сузылган командировкадан кайткач, өендә алкоголь эчеп утырганда интим характердагы хезмәттән файдаланырга булган. Ул Интернеттагы игълан буенча шалтыраткан. Телефонга интим-хезмәт күрсәтүче кыз җавап биргән һәм алдан банк картасына 1,5 мең сум күләмендә күчерүне сораган. Акчаны алгач, кыз клиентны нинди адрес буенча көтәчәген хәбәр иткән, әмма шул ук вакытта фатир номерын атамаган, моны үз хәвефсезлеге өчен борчылуы белән аңлаткан. Таныш булмаган хатын, акчаны очрашуда кире кайтарырга вәгъдә итеп, тагын 4,5 мең сум акча күчерүне сораган. Таксида барган вакытта зыян күрүче акчаны күчергән.
Арытаба аңа ир-ат шалтыраткан. Ул үзен "сутенер" дип атаган һәм күчерелгән 1,5 мең сум ниндидер программа аша үтмәвен, шуңа күрә ул зуррак сумма кирәклеген әйткән. Бу вакытта зыян күрүче аталган адрес буенча килгән һәм мошенниклар картасына тагын 6,5 мең сум күчергән. "Сутенер" аңа яңадан һәм яңадан шалтырата, аларның программасы бу акчаларны "күрми" дип белдерә. Ир-егет шалтыратулардан соң акчалар күчерә. Шул рәвешле, алдакчылар ирдән 75 мең сум акча алган. Шуннан соң "сутенер"ның һәм таныш булмаган кызның номеры "недоступен"га әйләнә, һәм шул вакытта гына ир үзен алдаганнарын аңлаган.
Фото: zapad24.ru