-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
18 октябрь 2021, 14:42

Хатынын үтерүчене утыртмадылар

Бу хәл бөтен республиканы тетрәндергән иде.

Хатынын үтерүчене утыртмадылар
Хатынын үтерүчене утыртмадылар

Чиләбе өлкә судында Башкортстанның Балакатай районында яшәүче 32 яшьлек Александр Алексеевка хөкем карары игълан ителде. Ир ике кечкенә кызы алдында хатынын үтергән иде. Үлгән Оксананың туганнары үтерүчегә реаль срок бирдерүгә ирешергә тырышсалар да, суд карары буенча Алексеев интенсив күзәтү белән клиникага мәҗбүри дәвалануга китәчәк.

- Комиссия бәяләмәсе буенча, ир хроник психик тайпылыштан интегә, ягъни ул хатынын үтергәндә ни эшләгәнен аңламаган, - дип хәбәр итә Чиләбе өлкәсе прокурорының өлкән ярдәмчесе Наталья Мамаева.

Суд утырышында Алексеев тулысынча үз гаебен таныган, ләкин хәлнең нечкәлекләренә аңлатма бирәлмәгән һәм дәвалануга мохтаҗ булуы белән килешкән.

Исегезгә төшерәбез, бу коточкыч вакыйга 2020 елның июль ахырында булды: Александр Алексеев хатыны һәм балалары белән бергә кызын стоматологка күрсәтү өчен автомобильдә күрше Сатка шәһәренә юлланган. Юлда ир белән хатын арасындагы көнчеллек нигезендә конфликт килеп чыга. Александрның хатыны телефонын күрсәтүдән баш тарткан, моңа ир бик нык ачуланган. Ул шунда ук пычак тартып чыгара һәм хатынына һөҗүм итә. Канга баткан хатын машинадан чыгып качарга тырыша, ләкин ир аны куып җитә. Юлдагы башка шаһитларның кычкыруларына һәм кечкенә кызларның елауларына карамастан, ул хатынын бертуктаусыз пычак белән яралавын дәвам итә. Нәтиҗәдә, хатын кечкенә кызлары алдында һәлак булган.

Фото: ufa.kp.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: