+23 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
18 октябрь 2021, 10:00

Кышкылыкка утын әзерләргә килгән булган

Киселгән агачларның берсе, икенчесе өстенә төшкән һәм...

Кышкылыкка утын әзерләргә килгән булган
Кышкылыкка утын әзерләргә килгән булган

Чишмә районының Балагуш авылында яшәүче 38 яшьлек ир өчен утын әзерләү чак кына фаҗигагә әверелмәгән. Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетыннан хәбәр ителгәнчә, иртән ир-егет хатыны белән кышка утын әзерләү өчен урманга китә. Бервакыт киселгән агачларның берсе икенчесе өстенә ава, ә анысы, үз чиратында, утын кисүче өстенә төшә.

Бәхеткә, зыян күргән ир исән калган, әмма бик күп җәрәхәтләр алган. Ирнең хатыны авылга коткаручыларны чакырткан. Алар иргә беренче ярдәм күрсәткән һәм аны ашыгыч ярдәм табибларына тапшырган.
Бәла аяк асытында, диюләре шул инде...

Фото: ufa.kp.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: