-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
19 октябрь 2021, 23:06

Бакчачыларны борчыган сораулар күп

Радий Хәбиров үткәргән онлайн-киңәшмәдә сүз әлеге тармак турында булды.

Бакчачыларны борчыган сораулар күп
Бакчачыларны борчыган сораулар күп

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Авыл сәгате” форматында онлайн-киңәшмә уздырды, анда республиканың коммерциягә карамаган бакчачылык, яшелчәчелек ширкәтләрен үстерү буенча актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

- «Авыл сәгатьләре»ндә ведомствоара багланышлар һәм комплекслы карарлар таләп итә торган темалар карала, - диде Радий Хәбиров. - Азык-төлек сәнәгате, авыл базарлары үсеше һәм башкалар турында фикер алышканда шулай булды. Бакчачылык секторында бик күп кеше эшли. Аларның күбесе өчен бу юнәлеш - азык-төлек запасларын тулыландыру ысулы.

Башкортстан вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов билгеләп үткәнчә, республикада якынча 1 500 коммерцияле булмаган бакча ширкәте исәпләнә. Дача һәм бакча участокларында 500 меңнән артык кеше эшли. Бу күрсәткечләр буенча Башкортстан илдә 7нче урында тора. Шул ук вакытта төбәктә бакча участоклары тигез урнашмаган: аларның өчтән ике өлеше Уфа агломерациясендә урнашкан, калган өлеше - эре шәһәрләр тирәсендә. Муниципалитетларның яртысында диярлек үз территориясендә бер генә бакчачылык ширкәте дә юк.

Киңәшмәдә катнашучылар бакчачыларны борчыган төп темаларны да карады.

- Бүген бакчаларда электр челтәрләренең 80 проценты - тузган хәлдә, юлның 90 проценты - грунт юллары, яртысыннан артыгында чүп-чарны чыгару буенча төбәк операторлары белән турыдан-туры килешүләр юк, - дип билгеләде беренче чираттагы сорауларны АПК департаменты директоры Светлана Белова. - Энергетика бурычлары аркасында бакчаларны электрдан өзәләр. Көнкүреш чүп-чарына килгәндә, әгәр дә бакчачылыкта контейнерлар булмаса, иң яхшы очракта аны якындагы торак пунктка чүплеккә чыгаралар, ә иң начарында - якындагы урманда яки кырда ташлыйлар.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: