+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
19 октябрь 2021, 15:32

"Башкорт ырулары съезды милләтне берләштерде"

Мондый чаралар киләчәктә дә дәвам итәчәк.

"Башкорт ырулары съезды милләтне берләштерде"
"Башкорт ырулары съезды милләтне берләштерде"

Бүген "Башинформ" агентлыгында башкорт ырулары съезды нәтиҗәләре һәм Туймазы районында үткән "Бәйге" конкурсына йомгак ясау буенча матбугат конференциясе үтте. Чарада "Бөтендөнья башкортлары корылтае" башкарма комитеты рәисе Галим Якупов әлеге чараның башкорт халкы өчен мөһим булуын ассызыклады.

- Безгә башкортлар санының күп булуы мөһим түгел, аларның яшәү сыйфатын күтәрү барыннан да өстен. Дөньякүләм глобализация бара икән, безгә үз тамырларыбызны, гореф-гадәтләребезне саклап калу кирәк. Без башкарган әлеге эшләр дә шуны күз уңында тотып башкарылды, - диде ул.

Башкорт тарихы елын үткәрүнең бер максаты - әлеге халыкның ыруларын барлау. Ел башыннан республикада 20 башкорт ырулары съезды үтте. 30 октябрьдә Мәчетле районында "Кошсо" ыруының съезды үтәчәк.

- Әлеге чараларга һәркемне җәлеп итәргә тырыштык. Мәсәлән, балалар арасында ыруларның гербын төшерү буенча конкурс үтте. Өлкән буыннарның бу чараларда тоткан урынын әйтеп тә торасы юк. Мондый чаралар киләсе елларда да үтәчәк. Һәм әле аның юнәлешләре тагын да артыр, - диде чарада катнашучылар.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: