+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
19 октябрь 2021, 13:30

Спорт юлдашыгыз булсын !

"Демография" гомумдәүләт проектының "Спорт - тормыш нормасы" федераль проекты кысаларында Балтач районында ГТО нормативларын тапшыру буенча чаралар тормышка ашырыла.

Спорт юлдашыгыз булсын !
Спорт юлдашыгыз булсын !

Иске Балтач авылының "Яшьлек" физкультура-сәламәтләндерү комплексында ГТО нормативларын тапшыру буенча чираттагы чара узды. Бу юлы ГТО нормативларын Иске Балтач авылы башлангыч мәктәбенең беренче сыйныф укучылары тапшырды.

«Монда балалар өчен уңайлы күнегүләр тупланган һәм аларны үтәү авыр түгел. Тизлек, җитезлек, сыгылмалылык тикшерелә, болар - безнең балаларга кирәк булган сыйфатлар", - дип билгеләп үтте тестлаштыру үзәгенең баш хөкемдары Фәрит Галимов.

Чара нәтиҗәләре буенча спорт имтиханының кечкенә катнашучылары бронза, көмеш һәм алтын ГТО билгеләренә ия булды.

Иске Балтач авылының «Яшьлек» физкультура-сәламәтләндерү комплексы 2015 елда ГТО тестының муниципаль үзәге итеп билгеләнде. Үткән елда «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында физкультура-сәламәтләндерү комплексы территориясендә ГТОның кече спорт мәйданчыгы урнаштырылды. ГТОны тестлау муниципаль үзәге "Башкортстан Республикасында физик культура, спорт һәм яшьләр сәясәтен үстерү" дәүләт программасын реализацияләү кысаларында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенрусия физкультура-спорт комплексы нормативларын үтәү буенча тест үткәрү өчен заманча мобиль җиһазлар һәм лицензияле атрибутика алды.

Фото: Балтач районы хакимияте.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: