Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 31 яшьлек кеше дустын җирләргә килгән һәм аның әнисенең 15 мең сум акчасын урлаган.
Билгеле булуынча, 68 яшьлек пенсионер хатынның акчасы ул улын күмү белән шөгыльләнгән вакытта югалган. Оперативниклар шикләнелүченең шәхесен ачыклаган һәм аны тоткарлаган. Ул шундый ук мәддә буенча элек хөкем ителгән булган инде. Ир үз гаебен таныган. Беренчел мәгълүматлар буенча, 31 яшьлек ир дусты белән хушлашырга килгән.
Барысы да зиратка киткәч, ул йортны җыештыру сылтавы белән өйдә калган. Ир дустының әнисенең акча янчыгын эзләп тапкан һәм аннан 15 мең сум урлаган, шуннан соң качкан. Кайгыдан нишләргә дә белмәгән хатын шунда ук урлау турында гариза язмаган, әмма соңрак шулай да полициягә мөрәҗәгать иткән.
Урлау факты буенча җинаять эше кузгатылган. Тоткарланучы сак астында.
Фото: bashinform.ru