+20 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
21 октябрь 2021, 12:45

Иң тәмле ризык Башкортстанныкымы?

Кичә «Русия тәме» – «Халык тавыш бирүе» төбәк азык-төлек брендлары конкурсының ярыш этабы старт алды.

Иң тәмле ризык Башкортстанныкымы?
Иң тәмле ризык Башкортстанныкымы?

7 ноябрьгә кадәр һәр төбәктә яшәүчеләр үзләре яраткан өч бренд өчен тавыш бирә алачак. Моның өчен сайтка https://russiantastes.ru/ узарга, исемлектән төбәк һәм бренд атамасын сайларга кирәк.

- Башкортстанда төрле азык-төлек брендлары күп, - диде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. - Төбәктә продукция җитештереп кенә калмыйча, аннан тәмле һәм файдалы азык-төлек продуктлары да әзерли беләләр. Узган елда "Халык тавыш бирүе" номинациясендә без призлы урыннардан бер адымда гына тукталдык. Башкорт балына бик аз тавыш җитмәде. Бүген без кулдан килгәннең барысын да эшләргә әзербез.

Агымдагы сезонда республиканы 15 бренд тәкъдим итә. Болар - өчпочмак, талкан, шоколад, соус, какланган страус ите, кымыз, алкогольсез әче бал, Бөрҗән чолык балы, Федоровка казысы, казылык, корот, сыр, баллы сыр, «Кургазак» минераль суы һәм башкорт балы - узган елгы конкурсның «Бөтен илгә» номинациясендә бронза медаль иясе.

Без барчасын да Башкортстанның яраткан азык-төлек брендлары өчен актив тавыш бирергә чакырабыз.
Шуны да искәртик: Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы оештырган конкурска илнең 84 төбәгеннән 700дән артык гариза килгән.
Финалистларны игълан итү һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы ноябрьдә узачак.

Фото: Башинформ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: