+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
21 октябрь 2021, 16:11

Үз-үзенә кул салырга уйлаган...

Тик яшь кызга закон алдында җавап бирергә туры киләчәк.

Үз-үзенә кул салырга уйлаган...
Үз-үзенә кул салырга уйлаган...

Бөре районы суды 19 яшьлек кызны 30 мең сум штраф түләргә мәҗбүр иткән.

Былтыр кыз, полиция бүлегенә килеп, аңа таныш булмаган кеше һөҗүм итүе турында әйткән. Кыз билгеләвенчә, ир аны берничә тапкыр пычак белән чәнечкән.

Тикшерү вакытында кызның шундый яраларны үз-үзенә эшләве ачыкланган. Якыннарыннан үзенә кул салырга теләвен яшерер өчен ул шундый адымга барган.

Хәзер кызга ялган күрсәтмә биргәне өчен җавап бирергә туры киләчәк. Әлегә кызны мондый адымга нәрсә этәргәнлеге билгеле түгел.

Фото: baamboozle.com

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: