-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
22 октябрь 2021, 11:32

Бер ай кома... инвалидлар коляскасы...

Шулай да яшь хатын әни булу бәхетенә ирешкән.

Бер ай кома... инвалидлар коляскасы...
Бер ай кома... инвалидлар коляскасы...

Яңа Балакатайда яшәүче Рима Ямалова 20 яшькә кадәр институтта укыган, эшләгән. 10 ел элек эшкә барганда юл-транспорт һәлакәтенә эләккән. Бер ай комада яткан. Диагнозы: арка мие җәрәхәте, өченче умыртка сөяге компрессион сынуы, арка мие кысылуы, параплегия. Операциядән соң кызның аяклары йөрми. Тагын ике операциядән соң Рима инвалидлар коляскасында йөри башлый.

"Мин инде коляскасыз булдыра алмаячагымны аңладым, әмма мондый хәлдә дә тулы тормыш белән яшәргә кирәк дигән карарга килдем. Тернәкләнү уздым, 2014 елда Кырымда ял иттем, анда мин үземнең күптәнге хыялымны тормышка ашырдым - парашют белән сикердем. 2015 елда Мисырда булдым, акваланг белән диңгезгә чумдым", - дип сөйли Рима.

2017 елда ул коляскада хәрәкәт итүчеләр өчен оештырылган матурлык конкурсында катнаша. Анда ул «Успех» номинациясендә дипломга лаек була. 2020 елда "Тормыш хәвефсезлеге" белгечлеге буенча УДНТУ тәмамлаган, ә 2019 елда әни булган.

Хәзер кыз коляска өчен электр приставкасы сатып алырга хыяллана, ул хәрәкәтне сизелерлек җиңеләйтер иде.

"Әгәр хыялым тормышка ашса, улым белән йөри алыр идек, шулай ук эш таба алырыма өметләнәм, кул белән идарә ителә торган машина йөртергә телим", - дип планнары белән уртаклаша хатын.

Уңышлар сиңа, Рима!

Фото: социаль челтәрдән.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: