Кичә коточкыч фаҗига булган. Бөредә торак йорт янган. Соңрак ачыкланганча, анда 62 яшьлек ир-егет исерек хәлдә булган.
Шулай да ир бәхетле йолдыз астында туган, ахры. Күршеләре, төтен күреп, ашыгыч хезмәтләр чакырткан.
Нәтиҗәдә, битараф булмаган күршеләре аркасында ир-ат, бик нык пешсә дә, исән кала. Зыян күрүчене авыр хәлдә дәваханәгә китергәннәр. Ир - икенче төркем инвалид.
Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Ирнең әлегә ни хәлдә булуы билгеле түгел.
Фото: i-gazeta.com