+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
22 октябрь 2021, 14:46

Җирләү бизнесы үсешә...

Саннар шаккатырлык...

Җирләү бизнесы үсешә...
Җирләү бизнесы үсешә...

Башкортстанда гыйнвар аеннан августка кадәр җирләү бизнесы әйләнеше 718,3 миллион сум тәшкил иткән, дип хәбәр иттеләр Башкортстанстатта. Беренче яртыеллыкта күрсәткеч 526,1 миллион сум булган, июль һәм август айларында табыш - 192,2 миллион сум. Җәйнең соңгы ике аенда халыкка түләүле хезмәтләрнең гомум күләмендә җирләү бизнесы өлеше (158,5 миллиард сум) беренче яртыеллыкта 4,3 проценттан 4,5 процентка кадәр арткан.

Компанияләрнең табыш күрсәткечләре узган елгы дәрәҗәдән түбәнрәк, 2020 елның гыйнвар-август айларында ритуаль хезмәтләр базары әйләнеше 4,8 процентка югарырак булган.

2020 елда Башкортстанда ритуаль хезмәтләр базары әйләнеше 1,07 миллиард сум тәшкил итте, бер ел эчендә 100 миллион сумга диярлек яки 9,1 процентка кимегән. Бу секторда зыян китерә торган предприятиеләр өлеше пандемия вакытында, 2019 ел белән чагыштырганда, 15,2дән 18,2 процентка кадәр арткан.

Фото: ufa.rbc.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: