+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
25 октябрь 2021, 17:43

Электрон хезмәт күрсәтү үсешә

Радий Хәбиров Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының эшен югары бәяләде.

Электрон хезмәт күрсәтү үсешә
Электрон хезмәт күрсәтү үсешә

2021 елның өченче кварталы нәтиҗәләре буенча Башкортстанның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы дәүләт хезмәтләре буенча мөрәҗәгатьләрнең 55 процентын электрон рәвештә кабул итте, планлы күрсәткечне - 50 процентны узып китте. Бу хакта ведомство җитәкчесе Наталья Полянская төбәк Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә хәбәр итте. Электрон мөрәҗәгатьләр өлеше 2021 елның февралендәге 39 проценттан сентябрьгә кадәр 57 процентка арткан.

Шул ук вакытта Балакатай, Архангель, Бишбүләк, Стәрлебаш һәм Салават районнарында территориаль бүлекләр дәүләт хезмәтләре күрсәтүгә заявкаларның 90 проценттан артыгын электрон рәвештә кабул итә.

Министр, тармакны санлаштыру кысаларында 2021 елның февралендә 17 хезмәтне электрон рәвешкә күчерүне төгәлләдек, ә октябрьдән шундый форматта тагын дүрт хезмәт күрсәтәбез, дип өстәде.

- Без җир-милек өлкәсе хезмәтләрен республика дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына күчерү максатларында санлы трансформация үткәрәбез. Бу процессларны оптимальләштерергә, сыйфатлы һәм оператив рәвештә «бер тәрәзә» принцибы буенча хезмәтләр күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк, - дип билгеләде Наталья Полянская. - Халык еш кына территориянең кадастр планында җир кишәрлеген яисә җир кишәрлекләрен урнаштыру схемасын раслауга гариза калдыра. Әлеге хезмәт өлеше мөрәҗәгатьләрнең гомум санының 47 процентыннан артып китә.

Моннан тыш, Башкортстан комплекслы кадастр эшләрен башкаруга субсидия алучы төбәкләр исемлегенә керде. Нәтиҗәдә, 2022 елда республикага федераль бюджеттан 97 миллион сум акча бүлеп бирәчәкләр.

- Министрлык тармак хезмәтләрен санлаштыру буенча зур эш алып бара, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Моны күп кенә белгечләр билгеләп үтә, шул исәптән федераль дәрәҗәдә дә. Эшне темпларны киметмичә генә дәвам итү мөһим. Сездән яңа санлы карарлар көтәбез.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: