+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
25 октябрь 2021, 19:26

"Фермерлар мәктәбе" укулары башлана

Быел аның кысаларында 25 укучы белемен арттырачак.

"Фермерлар мәктәбе" укулары башлана
"Фермерлар мәктәбе" укулары башлана
Бүген Башкортстан дәүләт аграр университетында «Фермер мәктәбе» киң колачлы федераль проектының дүртенче агымы тантаналы рәвештә ачылды. Республикада, Русиянең кайбер төбәкләре белән беррәттән, "Россельхозбанк" Русиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә яңа эш башлаучы агробизнесменнарны «нульдән» нәтиҗәле фермер бизнесы төзергә өйрәтә һәм үз эшен ачкан эшкуарларга квалификацияне арттырырга ярдәм итә.

Бу юлы «дүртенче дулкын» дип аталган 25 тыңлаучы тагын ике яңа белгечлек буенча укый башлаячак. Болар - «Бакчачылык» һәм «Терлекчелек продукциясен эшкәртү».

Башкортстан авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ләлә Дәүләтбаева, “Фермерлар мәктәбе” тәмамлангач, анда катнашучылар министрлыкның профильле бүлеге һәм төбәккә Авыл хуҗалыгы консультациясе үзәге белән үзара хезмәттәшлекне дәвам итәргә мөмкин булачак, дип ышандырды.

- Сезне дәүләт ярдәменә проектларны сайлап алуда күреп шатланырбыз. Әлеге мәйданчык сезнең өчен яхшы старт булырга тиеш. Башка дәгъвачылардан аермалы буларак, сез инде билгеле бер компетенцияләргә ия булачаксыз, һәм сезнең проектлар дәрәҗәсе, мөгаен, югарырак булыр, - диде министр урынбасары.

Башкортстанда «Фермер мәктәбе»ндә дәресләр, гадәттәгечә, Башкортстан дәүләт аграр университет базасында уза. Уку курсы ике ай ярымга исәпләнгән, теоретик һәм практик өлештән тора.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: