+29 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
25 октябрь 2021, 21:52

Рейдлар дәвам итә

200гә якын төркем тикшерү үткәрә.

Рейдлар дәвам итә
Рейдлар дәвам итә

Башкортстан башкаласында коронавируc таләпләре буенча масштаблы тикшерүләр бара. Патрульнең махсус төркемнәре сәнәгать предприятиеләре, сәүдә, мәдәният һәм спорт объектлары буенча рейдлар белән йөри.

Мэрия, полиция, Иҗтимагый иминлек үзәге, Гражданнарны яклау идарәсе һәм башка структуралар вәкилләре кергән инспекторлар персоналның вакциналануын, битлек режим үтәлүен, тән температурасын тикшерүне, социаль дистанцияне үтәү өчен билгеләрнең барлыгын карый. Мәсәлән, транспорт буенча киңкүләм рейдлар һәр унынчы пассажирның битлек кулланмавын күрсәтте, гәрчә моны эшләргә бурычлы булса да.

4 октябрьдән 2800гә якын шундый төркем төзелде. Алар 24 меңнән артык тикшерү уздырган, 1500 хокук бозу очрагын теркәгән, 754 беркетмә төзегән.

Исегезгә төшерәбез, гамәлдәге закон буенча санитар нормаларны бозган өчен 500 мең сумга кадәр штраф, яки 90 тәүлеккә кадәр эшчәнлекне туктатып тору каралган. Соңгы атнада Башкортстанда Ишембай белән Стәрлетамакта ике сәүдә комплексы эшен шулай туктатып торды.

18 октябрьдән матурлык, косметика, СПА-салон, мунча, сауна, фитнес-клублар һәм башка объектлар салоннарына, шулай ук 50 урынлы җәмәгать туклануы объектларына кагылышлы яңа таләпләр үз көченә керде. Аларга керү өчен вакциналану яисә бу чир белән авырганлык турында белешмә күрсәтергә кирәк.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: