+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
25 октябрь 2021, 20:07

Йорт хайваннары да авырый

Радий Хәбиров хәлне контольдә тотарга кирәклеген әйтте.

Йорт хайваннары да авырый
Йорт хайваннары да авырый

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров атна саен үткәрелә торган оператив киңәшмә уздырды, анда төбәк территориясендә эпизоотик хәл турында фикер алыштылар. Республика Ветеринария идарәсе башлыгы Азат Җиһаншин авыл хуҗалыгына иң зур куркыныч булып югары патогенлы кош гриппы һәм дуңгызларда африка чумасы булуы турында сөйләде. Аларның киң таралу куркынычы зур.

Соңгы биш айда кош гриппы Башкортстаннан ерак түгел Чиләбе, Ырынбур, Саратов, Свердловск һәм Самара өлкәләрендә һәм Удмуртиядә теркәлде.

Октябрьдә вирус Башкортстан территориясенә үтеп керде, Туймазы районында "Алтын Каз" фермер хуҗалыгы зыян күрде. Республика Ветеринария идарәсе белгечләре район хакимияте белән берлект инфекция таралуын булдырмау чараларын күрде.

Шулай ук африка дуңгыз чумасы республика өчен зур куркыныч булып кала. Ел башыннан Русиянең 36 субъектында, шул исәптән Башкортстан белән күрше төбәкләрдә, әлеге авыруның 210 учагы ачыкланды.

- Безнең әйләнә-тирәбездә хайваннарның һәм кошларның куркыныч авырулары теркәлә, шуңа күрә саклык чараларының бөтен комплексын файдалану бик мөһим, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Урыннарда ярдәм кирәк булса, республика тиешле ярдәмне оператив рәвештә күрсәтергә әзер.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: