-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
28 октябрь 2021, 23:55

Эх кымызы, кымызы!..

Башкортстан кымызы белән чит илләр дә кызыксына.

Эх кымызы, кымызы!..
Эх кымызы, кымызы!..

"Кымыз миңа ошый. Беренче булып аның турында әле Геродот сөйләгән булган. Русиядә бия сөте һәм кымыз киптерү белән шөгыльләнә торган бердәнбер предприятие - «Экопродукт» җәмгыяте. Ул Баймак районында эшли.

Коры кымызны шактый теләп сатып алалар, һәм предприятие куәтләрне үстерергә карар кылган. Шушы көннәрдә монда җитештерүнең икенче чираты төзелешенә старт бирелде. Баймак предприятиесе тәүлегенә 200 литрга кадәр продукция эшкәртергә сәләтле.

Эшкуарлар тәүлегенә 10 тапкыр күбрәк, 2 мең литрга кадәр сөт җитештерәчәк. Быел Баймак районында рәсми эш сәфәре белән Төркия делегациясе булды. Чит ил эшкуарларын барыннан да бигрәк коры бия сөте һәм кымыз кызыксындырган. Аларга безнең продукция бик ошады, һәм алар аннан үзләренең милли эчемлекләрен җитештерергә карар кылды.

Төзелеш белән параллель рәвештә Баймак эшкуарлары безнең продукцияне чит илгә экспортлау өчен халыкара сертификатлар рәсмиләштерә. Хәзер Баймакта предприятиедә 10 кеше эшли, алар барысы да - югары квалификацияле белгечләр. Экспортның куәтен һәм үсеш перспективасын арттыру компанияне үстерүгә өстәмә этәргеч бирәчәк, район бюджетын ныгытачак", дип язган социаль челтәрләрдә республика Башлыгы Радий Хәбиров.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: