-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
30 октябрь 2021, 12:15

Башкортстанда сөт җитештерүчеләр очрашты

Башкортстан - "Авыл хуҗалыгы" гомумдәүләт проектында актив катнашучы төбәк.

Башкортстанда сөт җитештерүчеләр очрашты
Башкортстанда сөт җитештерүчеләр очрашты
Бу юнәлештә республикада күп эшләр башкарыла.
Уфаның "Торатау" Конгресс-холлында санлы маркировканы гамәлгә кертү һәм Русия сөт тармагын модернизацияләү турында фикер алышу үтте.
Көннең беренче яртысында кунаклар Уфаның «Контрольный пакет» предприятиесендә булды. Бу кампания 2004 елдан сөт һәм сөт продуктлары төрү өчен пленка җитештерә. Предприятие сөт продукциясен төрүгә маркировка (QR-кодлар) ясау системасын үзләштергән иде, аны кунакларга күрсәттеләр. Шулай ук делегация «Уфагормолзавод»та булды. Бу предприятие, пилот проектында катнашып, республикада сөт продукциясен маркировкалауны үзләштерүдә беренчеләрдән булды.
Киңәшмәдә катнашучыларны "Торатау" Конгресс-холлында видеоэлемтә буенча Русия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Иван Лебедев сәламләде.
Башкортстанның вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов чарада катнашучыларны республиканың сөт тармагы торышы белән таныштырды.
- Башкортстан - эре сөт җитештерү төбәге, - диде ул. – Бездә сөт эшкәртү дә, эре, урта һәм зур булмаган компанияләр дә үсеш алган, аларның күбесе бүген киңәшмәдә катнаша. Алар продукциянең санлы маркировкасы ничек кертелүе турында сөйләргә, уңышлары белән уртаклашырга, проблемаларны белдерергә әзер. Бүген бу темага конструктив сөйләшү булыр дип өметләнәм. Башкортстанда еллык тулай савым 1,6 миллион тоннадан артып китә, шул исәптән товарлыклы сөт – 750 мең тонна.

Фото: agriculture.bashkortostan.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: