+19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
30 октябрь 2021, 12:20

Юл буе сервисы тармагына - 200 миллион сум

Башкортстанда юл буе сервисы тармагында дүрт инвестицион проектны гамәлгә ашыруны планлаштыралар. Бу эшләр "Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары" гомумдәүләт проекты кысаларында башкарыла.

Юл буе сервисы тармагына - 200 миллион сум
Юл буе сервисы тармагына - 200 миллион сум


Башкортстанның Сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министрлыгында юл буе сервисы өлкәсендә 200 миллион сумнан артык дурт инвестиция проектын хупладылар.
- Проектларны гамәлгә ашыру 80 эш урыны булдыруга ярдәм итәчәк. Инвесторлар түбәндәге ярдәм чараларын алырга дәгъва итә: җир участогын арендага бирү; инженерлык һәм транспорт инфраструктурасы объектларын төзүгә киткән чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидияләр, - дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасының сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министры Алексей Гусев.
Туймазы районында ике юл буе комплексы, аларның һәркайсында АЗС, кунакханә, кафе, шиномонтаж сервисы, электр транспортына зарядка алу станциясе, кибет һәм ял зонасы булачак. Инвестицияләрнең гомум күләме 118,6 миллион сум тәшкил итәчәк. Объектлар федераль әһәмияттәге М-5 «Урал» автомобиль юлы буенда урнашачак.
Өченче проект Октябрьский шәһәрендә М-5 «Урал» федераль юлында юл буе сервисының күпфункцияле комплексын төзүне күз уңында тота. Инвестицияләр күләме 75 миллион сумнан артык булачак. Комплекс кафе, кунакханә, йөк автомобильләре һәм җиңел автомобильләр өчен тукталыш, электр транспортына зарядка алу станциясе, балалар мәйданчыгы, кемпинг, Башкортстанның сувенир һәм милли продукциясен сату өчен сәүдә рәтләрен үз эченә ала.
Дүртенче проект - Аскын районында "Яугилде-Щучье Озеро" автоюлында күпфункцияле юл буе комплексы. Ул кафе, кунакханә, җиңел һәм йөк автомобильләре юу урынын үз эченә ала. Инвестицияләр күләме 20 миллион сум тәшкил итәчәк.
Барлык проектлар буенча да аларны гамәлгә ашыруда ярдәм итү турында карар кабул ителде.
Киңәшмәдә шулай ук Башкортстан Сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министрлыгы, Башкортстанның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы, «Приуралье» юл идарәсе оешмасы, Башкортстан юл хуҗалыгы идарәсе, Аскын, Туймазы, Уфа районнары, Октябрьский шәһәре, республика Үсеш Корпорациясе вәкилләре катнашты.
Бу хакта Башкортстанның Сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министрлыгы хәбәр итә.

Фото: ufa.rbc.ru

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: