+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
3 ноябрь 2021, 14:02

Башкортстанда шикәр чөгендерен җыю тәмамланды

Әлеге вакытта аны эшкәртү дәвам итә.

Башкортстанда шикәр чөгендерен җыю тәмамланды
Башкортстанда шикәр чөгендерен җыю тәмамланды

Республикада шикәр чөгендерен җыю тәмамланды, һәм хәзер аны эшкәртүнең иң кызган чагы. Төбәкнең шикәр җитештерү предприятиеләре 2 ноябрьгә 193 мең тонна чөгендер эшкәрткән, 28 мең тонна татлы продукт алынган.

Монда «Раевсахар» кампаниясенең өлеше зур, Чишмә шикәр заводы күптән түгел генә, төзекләндерүдән соң эшли башлады. Исегезгә төшерәбез, быел республикада шикәр чөгендере 36,4 мең гектар мәйданда чәчелгән иде, шулардан 900 мең тоннадан артык татлы тамыр алынды.

Шикәр чөгендерен вакытында югалтуларсыз җыеп алуда "Авыл хуҗалыгы" гомумдәүләт проекты нигезендә алынган техника да зур роль уйнады.

#национальныепроекты

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: