+23 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
6 ноябрь 2021, 10:09

Бәләбәйдә МРТ үзәге булачак

Әлеге төзелеш ил Президенты Владимир Путинның май указына ярашлы, «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм" гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Бәләбәйдә МРТ үзәге булачак
Бәләбәйдә МРТ үзәге булачак

Бәләбәйнең Совет урамында Магнит-резонанслы томография медицина үзәге төзелеше ахырына якынлаша.

Объектның әзерлеге 95 процент тәшкил итә. Төп төзелеш тәмамланган, барлык кирәкле коммуникацияләр үткәрелнән, электр кертелгән.

Үзәктә, МР-томографтан тыш, КТ аппараты да урнаштырылачак.


- Моңа кадәр без әлеге җитди анализларны ясарга Уфага йөри идек. Башкалага ара ерак, ә үзебезнең үзәккә юл аша гына чыгасы, - дип шатлана биредә яшәүче Сәрия Шаһиева.

Биредә пациентларны киләсе елның гыйнварыннан кабул итә башлаячаклар.

Фото: Бәләбәй районы хакимиятенән.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: