+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
6 ноябрь 2021, 10:15

Мин дә эшкуар булам!

Менә тренинг кына узам да.

Мин дә эшкуар булам!
Мин дә эшкуар булам!

"Корпорация "МСП" оешмасының укыту программалары кысаларында «Проект идарәсе" тренингында катнашырга мөмкинлек бар.

Башкортстан эшкуарларын һәм үзмәшгульләрен, шулай ук эшкуарлыкка тотынырга теләүчеләрне «Проект идарәсе» тренингта катнашырга чакыра, ул 10 ноябрьдә онлайн-форматта узачак.

Тренингның максаты - яңа проектлар белән идарә итү процессына комплекслы якын килүне формалаштыру. Тренинг программасы проект эшчәнлегенең төп төшенчәләрен һәм процессларын, проектны башлап җибәрүне, команда формалаштыруны, шулай ук продуктны эшләтеп җибәрү/хезмәт күрсәтүне анализлауны һәм проектка старт бирүне үз эченә ала.

Тренинг барышында катнашучылар проектлар белән идарә итүнең база күнекмәләрен алачак, төп күрсәткечләрне билгеләргә өйрәнәчәк, шулай ук яңа проектны эшләтеп җибәрү өчен команда һәм программа формалаштырачак.

Чара ил Президенты Владимир Путинның «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм» гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстан Республикасының Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты ярдәмендә тормышка ашырыла.

Фото: Башкортстан Республикасының Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: