-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
10 ноябрь 2021, 10:45

Межгорьеда яңа сквер ачыла

Межгорье шәһәре «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» төбәк проекты кысаларында чараларны тормышка ашыруда катнаша.

Межгорьеда яңа сквер ачыла
Межгорьеда яңа сквер ачыла

Межгорье шәһәре «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» төбәк проекты кысаларында чараларны тормышка ашыруда катнаша.

Быел шәһәр территориясендә Беренче юл яручылар скверын (Сквер Первопроходцев) һәм янәшәдәге территорияне төзекләндерү бара. Эшләр төгәлләнгән диярлек, ноябрь ахырына яңартылган сквер яраткан ял итү урынына гына түгел, ә шәһәрнең тантаналы чаралар уздыру урынына да әвереләчәк.

«Яңа ел алдыннан шундый искиткеч бүләк ясаганнары өчен рәхмәт! Сквер әле рәсми рәвештә ачылмаса да, биредә йөрү бик рәхәт, бала гадәти булмаган яңа таганнарны шунда ук ошатты!» — ди Межгорьеда яшәүче Наталья Видинеева.

«Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» проектында катнашу чорында 9 ишегалды территориясе төзекләндерелде, шул исәптән «Башкортстан ихаталары» программасы буенча 3 ишегалды территориясен комплекслы төзекләндерү һәм 5 җәмәгать территориясен төзекләндерү эшләре башкарылды.

Хакимият башлыгы вазыйфасын башкаручы Вячеслав Калугин әйтүенчә, шәһәрне төзекләндерү, инфраструктура объектларын үстерү һәм тиешле хәлдә тоту, гражданнар өчен уңайлы шартлар тудыру мәсьәләләре шәһәр хакимияте эшчәнлегендә мөһим урын алып тора. Шәһәрне төзекләндерү буенча эш дәвам итәчәк. “Барлык башлангычларда да катнашкан, кече Ватаныбызның тормыш-көнкүрешен яхшырту өчен актив тормыш позициясе булган шәһәр халкына рәхмәт белдерәм", — ди ул.

Фото: https://bash.news/

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: