+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
10 ноябрь 2021, 10:50

Салават дәваханәсендә яңа аппарат уңышлы эшли

Августта «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында Салават шәһәре дәваханәсенә югары класслы УЗИ аппараты алынды. Җиһаз "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектына керүче “Онкология авырулары белән көрәш” федераль проекты кысаларында кайтарылды.  

Аппарат амбулатор онкология ярдәме үзәгендә урнаштырылган, ул онкология авыруларының иртә диагностикасын ясарга мөмкинлек бирә. Киләчәктә, онколог белән бергә, бу аппаратта биопсияне башкарырга мөмкин булачак.

Яңа аппаратта эшләүче югары категорияле ультратавыш диагностикасы табибәсе Әлфия Миянова сүзләренә караганда, мондый заманча җиһазлар алыштыргысыз. «Төрле кан тамырлары патологияләре булган пациентларны тикшерүдә кискен ихтыяҗ бар иде. Элегрәк мондый тикшеренүләр 2004 елгы аппаратта үткәрелде һәм нәтиҗәсе җитәрлек дәрәҗәдә сыйфатлы булмады. Яңа аппаратта кан тамырлары ягыннан патологияләр, тумыштан килгән аномалияләр ачык күренә. Ул бик яхшы визуализация бирә", - ди ул.

Яңа аппаратта куелган диагнозлар тикшеренүнең башка диагностик ысуллары белән, мәсәлән, КТ аппаратында, берничә тапкыр расланган.

Фото: 
numbers.olv.duke.edu 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: