-2 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
11 ноябрь 2021, 15:25

Машинадагы кызның гомере кыелган

Ә рульдә әнисе булган. Коточкыч фаҗига - Туймазы районында.

Машинадагы кызның гомере кыелган
Машинадагы кызның гомере кыелган

Төбәк ЮХХДИ мәгълүматлары буенча, рульдә 45 яшьлек хатын-кыз булган "Hyundai Solaris" һәм "Volvo" йөк машинасы бәрелешә.

Авариядә җиңел машинада барган 18 яшьлек пассажир ашыгыч медицина ярдәме бригадасы килгәнче үлә. «Солярис» шоферы дәваханәгә салына. Әле ул реанимациядә.

Авария сәбәпләрен тикшерүчеләр җиңел машинада баручының йөк машинасына юл бирмәгән булуы бар дигән фикердә.

Автомобиль йөртүчеләр юл бирү (комачауламау) таләбенә аеруча игътибарлы булсын иде. Бу - юл хәрәкәтендә катнашучының хәрәкәтне башларга, яңартырга яки дәвам итәргә, нинди дә булса маневр ясарга тиеш түгеллеген аңлатучы таләп.

"Юл бирү" төшенчәсе - "өстенлек" төшенчәсенең киресе. Бу терминнар икесе дә юл хәвефсезлеге системасының төп төшенчәләре булып тора.

Бәхәсле очракларда (мәсәлән, юл чатында төп юлны билгеләү мөмкин булмаганда) машина йөртүче, хәвефсезлек күзлегеннән чыгып, башка транспорт чараларына карата үзен "юл бирүче" дип санарга тиеш.

«Юл бирү» терминының мәгънәсе буенча әлеге таләпне үтәмәү бәрелеш булмасын өчен хәрәкәтнең башка катнашучысы үз хәрәкәте юнәлешен яки тизлеген ашыгыч рәвештә үзгәртергә мәҗбүр булган очракта да кулланыла. Шуңа күрә "юл бирү" күрсәтмәсен бозу сыйфатында хәрәкәт өчен комачаулык тудыру факты аерым каралырга тиеш.

Башкача әйткәндә, «юл бирү» таләбен «комачауламаска» дигән күрсәтмә буларак карарга кирәк.

Русиянең Административ хокук бозулар турындагы кодексындагы 12.13 мәддәсенең 2нче өлеше нигезендә, транспорт чарасына юл бирү таләпләрен үтәмәгән өчен юл чатларының өстенлекле хокукыннан файдаланучыга 1000 сум күләмендә штраф салына.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: