+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
12 ноябрь 2021, 14:45

100 кеше авыр хәлдә, 8 пациент аппаратта, 34 якташыбыз вафат...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 94 221гә җитте. Тәүлек эчендә тагын 677 кешедә инфекция ачыкланды.

100 кеше авыр хәлдә, 8 пациент аппаратта, 34 якташыбыз вафат...
100 кеше авыр хәлдә, 8 пациент аппаратта, 34 якташыбыз вафат...

Әле республика дәваханәләрендә 801 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 500 пациент 60 яшьне узган.
100 кешенең хәле авыр, 8 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.

7 268 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 5 991 пациент 60 яшьтән өлкән. Бер тәүлектә 675 якташыбыз коронавирусны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны — 83 177.

Тәүлек эчендә тагын 34 якташыбыз COVID-19 корбаны булды. Республикада бу инфекциядән вафат булучылар саны 2 975кә җитте. Аларның 2 622се 60 яшьне узган булган. 133 кешегә "пневмония" диагнозы куелган, 145 кеше пневмониядән савыккан.

Республикада план буенча Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкән халык саны — 3 105 836).
Барлыгы республикага Covid-19дан 2 287 558 доза вакцина кайтарылган. 1нче компонент белән 1 778 521 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 72,1проценты). 1 481 714 кеше вакциналануны тулысынча төгәлләгән (59,8 проценты).

Бер тәүлектә 20 995 кеше прививка ясаткан (1нче компонент белән - 2 685, 2нче компонент белән - 18 310 кеше).
Республикада 60 яшьтән өлкәннәр саны - 890 387. Аларның 449 647се 1нче компонент белән прививка ясаткан, ике компонентны да 370 611 кеше алган.

Фото: khab-vesti.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: