+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
12 ноябрь 2021, 10:52

"Сода" компаниясе авыруларга ярдәм итте"

Радий Хәбиров әлеге компаниягә рәхмәтен җиткергән.

"Сода" компаниясе авыруларга ярдәм итте"
"Сода" компаниясе авыруларга ярдәм итте"

"Русия Президентының "Башкортстан сода компаниясе"нең контроль пакетын республикага тапшыру турындагы карары зур әһәмияткә ия. Беренчедән, бу - гадел, икенчедән - бик мөһим, республиканың һәм халыкның ышанычлы таянычы барлыкка килде.

Октябрьдә безнең госпитальләрдә кислород белән шактый катлаулы хәл булды, без дәваханәләр һәм йогышлы авырулар өчен кирәкле һәр килограмм кислородны саный идек. Көн саен диярлек кислород чыгымын күзәтеп тордык, чөнки безнең дәваханәләрдә өзеклекләргә юл куярга хакыбыз юк.

Яңа финанс чыганаклары эзләдек. Безнең үтенечебезгә беренчеләрдән булып БСК җавап бирде, һәм рекордлы кыска вакыт эчендә предприятиедә элек консервацияләнгән кислород станциясен эшләтеп җибәрделәр. Хәзер республикада кислород ихтыяҗының өчтән берен без үзебез тәэмин итәбез. Хезмәттәшләребезгә рәхмәт, алга таба да шулай эшләрбез. Ә гомумән, бу барлык берлектәге эшләрнең бер өлеше генә, бу - безнең уртак Башкортстан компаниясеннән һәм тулаем республикабызның уртак планнарыннан кечкенә генә эпизод.
БСК җитәкчелегенә рәхмәт", - дип язган бүген социаль челтәрләрдә республика Башлыгы Радий Хәбиров.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: