+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
13 ноябрь 2021, 17:18

Эчкән килеш руль артына утырма, шофер!

ЮХХДИ рейдыннан репортаж.

Эчкән килеш руль артына утырма, шофер!
Эчкән килеш руль артына утырма, шофер!

Уфада 12 ноябрь көнне зур күләмле ЮХХДИ рейды үтте: исерек шоферларны ачыклауга аерым игътибар бирелде.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән бергә Горбзор хәбәрчеләре дә чыккан.

Патруль машиналары көннең икенче яртысында рейдларга чыга икән. Шул ук вакытта инспекторлар өчен иң катлаулы эш якынча 22:00 сәгатьтән соң башлана – бу вакытта юлларда исерек килеш руль артына утыручылар пәйда була. Исерек килеш руль артында йөрүчеләр башка машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр өчен дә куркыныч тудыра.

Бер исерек шофер төнлә Затон бистәсендә тоткарлана - ул 40 яшьлек шушында яшәүче кеше булып чыга: яшәү урыныннан ерак китә алмаган.

Шофер үзен исерек түгел, дип раслый башлаган.

"Мин ике сәгать элек бер шешә сыра гына эчтем", – дип белдергән ул.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәре закон бозу фактын рәсмиләштергән.

Исерек килеш машина йөртү аның бердәнбер хокук бозу очрагы түгел икән - вакыты чыккан страховка белән арендаланган автомобильдә йөрүе дә ачыкланган. Машина йөртүче гаебен арендаторга салырга маташса да, инспектор аңа машинаны кабул иткәндә полисны мөстәкыйль рәвештә тикшерергә тиешлеген аңлаткан.

Исерек хәлдә булган Уфа кешесенә 30 мең сум штраф салынган һәм ул ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән. Шулай ук ир, страховкасы булмаган өчен 800 сум түләргә тиеш булачак.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХХДИ мәгълүматлары буенча, агымдагы елның ун аенда руль артында исерек килеш 12970 кеше тоткарланган.

Дәүләт автоинспекциясендә билгеләп үтелгәнчә, мондый машина йөртүчеләр җәмгыятькә куркыныч тудыра.

"Ел башыннан республика территориясендә исерек килеш машина йөртүчеләр катнашлыгында 291 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Шул ук вакытта 61 кеше һәлак булган һәм 300дән артык кеше җәрәхәтләнгән.
Дәүләт автоинспекциясе үткәргән анализ буенча, исерек шоферлар катнашлыгындагы аварияләр саны ял алды һәм ял көннәренә туры килә", – дип билгеләде республиканың Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясенең идарә хезмәткәре Линар Зиннуров.

Фото: gorobzor.ru

Эчкән килеш руль артына утырма, шофер!
Эчкән килеш руль артына утырма, шофер!
Эчкән килеш руль артына утырма, шофер!
Эчкән килеш руль артына утырма, шофер!
Эчкән килеш руль артына утырма, шофер!
Эчкән килеш руль артына утырма, шофер!
Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас: