-26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Новости
13 ноябрь 2021, 08:30

Илюша савыгачак!

Тимашеводан 3 яшьлек Илья Худобага аеруа кыйммәтле Zolgensma инъекциясен ясадылар. Малайның гаиләсенә Уфадан гаугалы рэпер Моргенштерн ярдәм иткән.

Илюша савыгачак!
Илюша савыгачак!

Ильяга "арка-мускул атрофиясе" диагнозы куелган. Авыруның арытаба үсешен 168 000 000 сумлык препарат кына акрынайтырга мөмкин.

Әлбәттә, гаиләнең андый акчасы юк, тик аларның авыр хәлләре турында Моргенштерн белеп калган. Башта рэпер гаиләгә - 1 миллион, ә аннары 6 666 666 сум акча җибәргән. Моның белән ярдәм тәмамланмаган – ул, Ильяга акча күчереп кенә калмыйча, флэшмоб да эшләтеп җибәргән.

Нәтиҗәдә, популяр блогерлар, артистлар һәм битараф булмаган абунәчеләр шулай ук бала хисабына акча күчерә башлаган.

14 сентябрьдә кирәкле сумма җыелган иде, ә кичә Илюша күптән көтелгән инъекцияне алды. Аның савыгуына өмет зур хәзер.

Фото: bash.news.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас в