+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
14 ноябрь 2021, 15:11

Алар ялларсыз эшли!

13 ноябрь кичендә Республика белән идарә итү үзәгенә шундый хат килә: "Учалы РТС бистәсендә бер атна су юк, хакимият чара күрми. Ай ярым эчендә бу инде икенче авария, һәрвакыт ремонт атна буе дәвам итә”, диелгән анда.

Алар ялларсыз эшли!
Алар ялларсыз эшли!

Республика белән идарә итү узәге ялларсыз эшли. Шимбә киче булуга карамастан, су белән тәэмин итү проблемасы турында сигналны алар шунда ук Учалы районына җибәрә. Биредәге хакимият һәм авария хезмәткәрләре әлеге проблеманы хәл итүгә тотына.

Баксаң, 9 ноябрь кичендә Учалыда Х. Дәүләтшина һәм Р. Гарипов урамнарында берьюлы ике урында су белән тәэмин итүче торбаүткәргечтә авария булган икән. Аларны бетерү өчен ике участокта да торбаларны алыштырырга кирәк булган.

Җомга көнне, 12 ноябрьдә, "Коммунальщик" МУП бригадасы Х. Дәүләтшина урамында яңа торба сузган. Бүген, 14 ноябрьдә, су белән тәэмин итү башланачак.

Р. Гарипов урамы буенча торбаны алыштыру өчен 15 ноябрьдә 4-5 сәгатькә суны өзеп торырга кирәк булачак. Әлегә бистәдә су белән тәэмин итү өлешчә генә туктатылган, 500 метр гына арада колонкалар да бар.

 

Фото: vpravda.ru

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас: