+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
14 ноябрь 2021, 13:51

Мәктәп укучылары – безнең киләчәк!

Мәктәп укучыларының хәзерге уңышлары Русиянең киләчәген билгели. Бу хакта Русия Президенты Владимир Путин “Озын тәнәфес” Бөтенрусия конкурсы финалында катнашучыларга видеомөрәҗәгать иткәндә белдерде.

Мәктәп укучылары – безнең киләчәк!
Мәктәп укучылары – безнең киләчәк!

Путин конкурста катнашучыларны котлады һәм, мәктәп укучылары барлык биремнәрне дә бик яхшы үтәделәр һәм үзләрен күрсәтте, дип билгеләп үтте. “Сезнең сайлаган һөнәрегездә уңышларга ирешү, үз сәләтегезне тулысынча ачу, тормышка ашыру өчен хәзер бөтен мөмкинлекләрегез бар. Һәм бу бик мөһим, чөнки бүгенге мәктәп укучыларының, яшьләрнең казанышлары илебезнең киләчәген билгели", - диде дәүләт башлыгы.

Президент билгеләп үткәнчә, конкурс финалистлары сайлаган һөнәрдә уңышка ирешәчәк, ә анда алган тәҗрибә алар өчен ныклы нигез булачак. “Бу тәҗрибә ярдәмендә сез хәзер үз хыялларыгызны, иң кыю идеяләрегезне тормышка ашыру өчен нәрсә кирәклеген төгәл беләсез", - дип өстәде Путин.

5-10нчы сыйныф укучылары арасында “Озын тәнәфес” (“Русия — мөмкинлекләр иле” проекты) Бөтенрусия конкурсы 9-13 ноябрьдә Кырымда “Артек” балалар лагеренда узды. Быел “Озын тәнәфес” тә илнең төрле төбәкләреннән 2,5 миллион мәктәп укучысы һәм колледж студентлары катнашты.

Әлеге конкурс кысаларында катнашучылар интеллект, шәхес тибы, эрудиция һәм профориентация буенча тестлар уза, мотивация биремнәрен үти һәм кейслар белән эшли. 10нчы сыйныф укучылары арасында җиңүчеләр уку өчен акчалата бүләк ала, ә бюджетка керсә — ипотекага, хәтта бизнес-стартапка, - диелә конкурс сайтында. Финалистларның барысы да “Артек”ка юлламалар алды, ә иң яхшы мәктәпләр өстәмә финанс ярдәменә дәгъва итә алачак.

Конкурста җиңүне Новороссийск шәһәре гимназиясе яулады. Укучылар командасы финалистлар арасында иң югары рейтинглы бәя алды, диелде шәһәр хакимияте сайтында. Мәктәпнең тугыз укучысы 1 миллион сум күләмендә бүләкләр алды, тагын сигез укучыга 200әр мең сум тапшырылды, моннан тыш, гимназия укытучыларына 150 мең сум күләмендә премия бирелде.

 

Фото: news.myseldon.com

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас: