+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
14 ноябрь 2021, 15:07

Ни өчен җылылык булмаган?

Беркөн Интернет челтәрләрендә, җылылыкны сүндергәннәр, дигән хәбәр таралган иде. Моның сәбәпләре турында түбәннән укыгыз.

Ни өчен җылылык булмаган?
Ни өчен җылылык булмаган?

12 ноябрьгә каршы төндә Уфаның Октябрь проспекты буенча 52/1 санлы йорт фатирларының берсендә үзәк җылыту стоягында авария булган. “Йортта җылылык юк”, дигән хәбәр шунда ук Республика белән идарә итү үзәге системасына эләккән.

Әлеге йортта яшәүче Наталия Дятлова проблема турында болай дип язган: “Зинһар, торак-коммуналь хезмәткәрләренең ягып-җылыту сезоны барганда суны батареялардан ни өчен агызуын аңлатыгыз? Җылылык трассасын төзекләндерү җәен эшләнергә тиеш иде".

Республика белән идарә итү үзәге мондый очракларны һәрвакыт аерым контрольгә ала. Бу юлы да, хәбәр ишетелгәч тә, 15нче торак-эксплуатация идарәсе хезмәткәрләре аварияне туктаткан. Ә икенче көнне, 12 ноябрьдә, торбаүткәргеч участогын алыштырып, җылылык җибәргән. Мондый эшләрне башкару өчен торбалардан суны агызырга кирәк булган икән.

Совет районының диспетчерлык хезмәте биредәге йортта яшәүчеләргә хәл турында хәбәр иткән.

Шул ук көнне “БашРТС”ның тышкы җылылык челтәрләренең торбаүткәргечендә авария булган. СССРның 50 еллыгы, Комсомол һәм Тихорецкая урамнарындагы 19 торак йорт һәм 2 предприятие җылысыз калган.

13 ноябрьдә эшләр тулысынча төгәлләнгән, җылылык җибәрелгән.

 

Фото: ufacitynews.ru 

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас: