-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
16 ноябрь 2021, 12:22

Армиягә китә егетләр

Көзге чакырылышта республикадан хәрби хезмәткә 4 мең кеше алыначак.

Армиягә китә егетләр
Армиягә китә егетләр

Бөтенрусия "Призывниклар көне"ндә Башкортстаннан 100дән артык егет хезмәт итәргә китте. Алар Коры җир гаскәрләрендә Көнбатыш хәрби округы частьларында хезмәт итәчәк.

Көзге чакырылыш кысаларында егетләрне Башкортстанның Җыелу пунктыннан хәрби хезмәткә Нарофоминск шәһәрендә (Көнбатыш хәрби округ) хезмәт үтү өчен 40тан артык кеше җибәрелде. Егетләр танк дивизиясендә хезмәт итәчәк.

Ә чакырылыш башланганнан бирле хезмәткә Башкортстаннан 300дән артык кеше алынды.

Егетләрне армиягә җибәрер алдыннан коронавирус инфекциясе булуга тестлар алынды. Яшьләр медицина битлекләре, бактерияләргә каршы чаралар, шулай ук кием-салым һәм азык-төлек белән тәэмин ителгән.

Егетләрдә респиратор авырулары билгеләре булса, кичекмәстән изоляциягә озатыла һәм кирәкле медицина ярдәмен ала.

Көзге чакырылышта Башкортстаннан Русия Федерациясе Кораллы Көчләренә 4 меңнән артык кеше җибәрәчәк. Чакыру агымдагы елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: