15 ноябрьдә Башкортстан Хөкүмәте утырышында яшь инвалидлар, сәламәтлеге мөмкинлекләре чикле кешеләр белән һөнәри юнәлеш эшен оештыру һәм аларны эшкә урнаштыруга ярдәм итү буенча ведомствоара хезмәттәшлек регламенты расланды. Утырышны Премьер-министр Андрей Назаров үткәрде.
Ул билгеләп үткәнчә, инвалидларны эшкә урнаштыру иң кискен һәм актуаль социаль проблемаларның берсе булып кала.
- Инвалид булу факты хезмәткә хокукны гамәлгә ашыруга киртәләр тудырырга тиеш түгел. Бу юнәлештә безгә сыйфатлы һәм һәркем файдалана алырлык гомум белем, аннары һөнәри белем, әлеге категориядәге гражданнарга һөнәри яктан хокукларын тормышка ашыру өчен максималь мөмкинлекләр тәэмин итү мөһим, - диде Андрей Назаров. - Бу юнәлештә тагын да әһәмиятлерәк нәтиҗәләргә ирешү өчен процессның барлык катнашучылары белән нәтиҗәле һәм килешеп эшләүне тәэмин итү таләп ителә.
Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова аңлатканча, ведомствоара хезмәттәшлек принцибы шундый хезмәттәшлектә катнашучыларның берсенә мөрәҗәгать иткән кешенең язма гаризасы буенча гражданга рекомендацияләр әзерләү һәм бирү гамәлгә ашырылачак. Аларда һөнәри эшчәнлек, мәшгульлек һәм компетенцияләр төрләре исемлеге булырга тиеш, алар эшне конкрет һөнәрләр, белгечлекләр буенча башкарырга мөмкинлек бирә; һөнәри белем бирү юнәлешләре, шулай ук һөнәри ориентация буенча чараларны гамәлгә ашыру төрләре, формалары, күләмнәре, сроклары һәм тәртибе турында мәгълүмат булырга тиеш.
Ведомствоара хезмәттәшлектә катнашучылар кирәк булганда, әлеге тәкъдимнәрне тиешле оешмаларга һөнәри ориентация буенча гамәлгә ашырылган чаралар турында мәгълүмат алу һәм конкрет инвалидны эшкә урнаштыруга ярдәм итү өчен җибәрә. Гаризага җавап әзерләү һәм җибәрү срогы мөрәҗәгать кергән көннән алып 5 эш көненнән артмаска тиеш.