Бал ашауның тәүлеклек дозасы өч аш кашыгыннан артмаска тиеш. Монысы да рационда шикәр, кәнфит, кайнатма ише ризыклар булмаганда гына ярый.
Ул өч кашык балны бүлеп-бүлеп кенә ашарга кирәк. Ашказанында әчелек күп булган кеше балны ач карынга ашаса, саруы кайнап интегәчәк. Балның бик көчле аллерген икәнен дә онытмагыз.
Сәламәт булыгыз, дуслар!
Фото: ru.depositphotos.com