

Русия Президенты Владимир Путин указына ярашлы булдырылган "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында кабул ителгән “Беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтүне модернизацияләү” программасы кысаларында Яңа Балапан авылы да модульле фельдшер-акушерлык пункты белән җиһазландырылачак.
Авылдагы иске пункт 1979 елда төзелгән булган һәм 40 ел халыкка хезмәт иткәннән соң санитар-гигиена таләпләренә җавап бирми башлаган.
– Яңа ФАПлар заманча таләпләргә җавап бирә, халыкка кирәкле медицина ярдәме күрсәтер өчен аларда уңайлы шартлар тудырыла, - дип билгели Аскар үзәк дәваханәсенең баш табибы Илгиз Килдияров.
Яңа ФАП авылда 300 кешене хезмәтләндерәчәк, алар исәбендә 105 бала, 63 пенсионер һәм физик мөмкинлекләре чикле 7 кеше бар.
Фото: Министерство здравоохранения Республики Башкортостан