

Хәзер читтән торып эшкә урнашырга да була. Һәм бу рәсмиләштерелгән: Президент Владимир Путин хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә электрон документ әйләнеше турында указга кул куйды.
Русия Президентының хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган указы Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертүне күздә тота.
Әлеге документ кәгазьдә кабатланмыйча гына хезмәт мөнәсәбәтләрендә электрон документларны куллану мөмкинлеген ныгытты.
Фото: "Кремлин.ру"