+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
24 Ноября 2021, 05:41

Нефть тә чыксын, гөлләр дә үссен!

Ил Президенты Владимир Путинның май указлары нигезендә тормышка ашырылучы "Экология" гомумдәүләт проекты кысаларында республикада байтак эшләр башкарыла.

Нефть тә чыксын, гөлләр дә үссен!Нефть тә чыксын, гөлләр дә үссен!
Нефть тә чыксын, гөлләр дә үссен!

Әлеге максатта «Роснефть» составына керүче «Башнефть» компаниясе быел тугыз ай эчендә “Яшел инвестицияләр” һәм табигатьне саклауга юнәлтелгән чараларга зур акчалар салган - Башкортстанның иң эре нефть компаниясе табигатьне саклау проектларын гамәлгә ашыру өчен 4,2 миллиард сумнан артык акча бүлгән.

Компания берничә эре экологик программа буенча эшли. Агымдагы елның 3нче кварталы нәтиҗәләре буенча атмосферага начар йогынты ясауны 11 процентка киметкән.

Моңа биредә җитештерүне модернизацияләү һәм табигатьне саклау чаралары үткәрү юлы белән ирешкәннәр. Табигатькә саксыз караш нәтиҗәсендә экологиягә зур зыян килде, ул безнең яшәешкә үзенең тискәре йогынтысы белән чагылыш тапты. Бүген шул хаталарны төзәтү буенча чаралар күрелә башлады.

Фото: "ВКонтакте"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас