+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
24 ноябрь 2021, 03:08

Стәрлетамакта хәлләр ничек?

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Хөкүмәтнең Стәрлетамактагы күчмә утырышы нәтиҗәләре хакында пост язган.

Стәрлетамакта хәлләр ничек?Стәрлетамакта хәлләр ничек?
Стәрлетамакта хәлләр ничек?

“Стәрлетамак - республиканың иң эре индустриаль үзәкләренең берсе. Ул яхшы төзекләндерелгән, монда тотрыклы рәвештә мәктәпләр, балалар бакчалары, спорт мәйданчыклары һәм башка иҗтимагый оешмалар төзелә.

Шул ук вакытта, шәһәрдә проблемалар да күп. Аларны чишү өчен барысын да үзебез карадык, фикер алыштык...

Мәсәлән, экология мәсьәләсен алыйк.
Стәрлетамак - ул сәнәгать шәһәре һәм атмосферага зарарлы матдәләр чыгару күләмнәре буенча безнең республикада Уфадан гына калыша. Бу, әлбәттә, халыкның сәламәтлегенә турыдан-туры йогынты ясый. Без урындагы төп предприятиеләр җитәкчеләре белән сөйләштек һәм алар үз производстволарын заманчалаштырачак, дип килештек. Мәсәлән, БСК бу максатларга якындагы елларда якынча 500 миллион сум юнәлтәчәк.

Бу уңайдан, Стәрлетамакта һаваны контрольдә тотуның ике автоматлаштырылган станциясе һәм Башгидрометның 5 стационар посты эшли. Ләкин һаваның пычрануына тулы картина алу өчен бу гына җитми. Шуңа күрә, биредә тагын бер автоматлаштырылган станция урнаштырабыз, ә алдагы елларда - тагын ике станция. Аларны урнаштыру урыннарын “Стәрлетамак, сула!” иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре белән берлектә билгеләдек. Әлеге станцияләрдән чыгарып ташлауларның күрсәткечләрен шәһәрне “Чиста һава” федераль проектына кертү өчен җибәрәбез.

Шәһәрнең төп проблемаларының тагын берсе җәмәгать транспорты җитешмәү белән бәйле.
Троллейбус паркы 100 процентка диярлек тузган, шуңа күрә техника еш кына ватыла. Без даими рәвештә халыктан шикаятьләр алабыз, алар шәһәрнең бер өлешеннән икенчесенә бара алмый - бигрәк тә кичләрен.

Быел шәһәргә бер троллейбус тапшырдык, киләсе елга тагын тугызны планлаштырабыз. Проблеманы системалы рәвештә хәл итү ысуллары турында уйлаячакбыз.

Торак төзелешенә килгәндә.
Соңгы елда төзелеш аз. Бу уңайдан бүген төзүчеләр белән аралаштым. Төп сәбәпләр арасында алар җир кишәрлекләренә кытлык һәм инженерлык коммуникацияләре булмауны атый. Юл һаман җитми. Мәсьәләләр катлаулы, әмма хәл ителә торган. Шәһәр чикләрен төньяк, көньяк һәм төньяк-көнбатыш юнәлештә киңәйтү вариантын эшләячәкбез. Анда җирләр бар. Челтәрләр салу эшләрен финанслау мөмкинлеген эзлибез.

Бүген инвестицион активлыкка бәйле проблемалар, кече бизнесны үстерү, юлларны ремонтлау, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният һәм спорт объектларын төзү мәсьәләләре турында сүз барды. Киләсе елда шәһәргә ихаталарны төзекләндерү, подъездларны ремонтлау, коммуналь техника сатып алу һәм шәһәр архивын оештыру өчен өстәмә акча бүлеп бирергә, дип килештек.

Стәрлетамактагы тормыш уңайлырак булачак. Барыгызга да сәламәтлек телим!" - дип язган ул үзенең “Facebook” сәхифәсендә.

 

ФОТО: Андрей Назаровның “Facebook” сәхифәсеннән.

Стәрлетамакта хәлләр ничек?
Стәрлетамакта хәлләр ничек?
Стәрлетамакта хәлләр ничек?
Стәрлетамакта хәлләр ничек?
Стәрлетамакта хәлләр ничек?
Стәрлетамакта хәлләр ничек?
Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас