+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
27 ноябрь 2021, 09:37

Гомумдәүләт проектларын финанслау ничек булыр?

Аерма 12 процент булырга мөмкин.

Гомумдәүләт проектларын финанслау ничек булыр?Гомумдәүләт проектларын финанслау ничек булыр?
Гомумдәүләт проектларын финанслау ничек булыр?
2022 елда Башкортстанда гомумдәүләт проектларын финанслау күләме 24,8 миллиард сум тәшкил итәргә мөмкин, бу, 2021 ел белән чагыштырганда, 12 процентка кимрәк (27,68 миллиард сум). Бу 2022 елга һәм 2023 һәм 2024 елларның план чорына бюджет турындагы төбәк закон проектыннан күренә.

Проект пәнҗешәмбе көнне Дәүләт җыелышы-Корылтай утырышында тәкъдим ителде.

"Демография" (7,77 миллиард сумга кадәр), "Мәгариф" (1,647 миллиард сум), "Торак һәм шәһәр мохите" (6,097 миллиард сум), "Хҗвефсез һәм сыйфатлы юллар" (3,078 миллиард сум), "Экология" (236,8 миллион сум), "Кече һәм урта эшкуарлык" (606,2 миллион сум).

Шул ук вакытта "Сәламәтлек саклау" (3,765 миллиард сумга кадәр), "Мәдәният" (1,196 миллиард сум), "Хезмәт җитештерүчәнлеге" (40,1 миллион сум) һәм "Санлы икътисад" өчен акча күләме үсәр дип көтелә.

"Без барлыгы 45 төбәк проектын гамәлгә ашырабыз. Өч ел эчендә (2022-24 еллар) финанс белән тәэмин итү якынча 71 миллиард сум тәшкил итәчәк, шуның 51 миллиард сумы - федераль бюджеттан, республика бюджетыннан - 19,2 миллиард сум, бюджеттан тыш дәүләт фондлары акчалары - 0,8 миллиард сум", - дип ачыклык кертте утырыш барышында республика финанс министры Лира Игътисамова.

Фото: na-zemle-salavata.com

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас