+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
30 ноябрь 2021, 15:04

Декабрьдә гамәлгә керәчәк законнарны беләсезме?

"Декабрьдә мөһим яңа законнар үз көченә керә. Шулай итеп, бала тууын теркәп бару гадиләшәчәк, социаль әһәмиятле сайтларга бушлай керү мөмкинлеге биреләчәк", - дип санап үтте Русия Юристлар ассоциациясенең Башкортстан бүлеге рәисе, Дәүләт думасы депутаты, Думаның Дәүләт корылышы һәм законнар чыгару комитеты рәисенең беренче урынбасары Ирина Панькина.

alrf-rb.rualrf-rb.ru
Фото:alrf-rb.ru

Мошенникларны тиз блоклау.

1 декабрьдән судсыз гына финанс пирамидалары хезмәтләрен тәкъдим итүче банкларның һәм башка финанс оешмаларының рәсми сайтларына "яшеренүче" порталлар керә торган финанс мошенникларының сайтларын оператив рәвештә блокларга мөмкинлек бирүче закон үз көченә керә. Үзәк банкның мошенник ресурсларын тыелган дип тану хокукы барлыкка киләчәк. Блоклау турындагы карарны Үзәк банк вәкиле мөрәҗәгате нигезендә прокуратура кабул итәчәк.

Социаль әһәмиятле сайтларга бушлай керү.

Шулай ук, 1 декабрьдән элемтә операторлары үз клиентларына социаль әһәмияткә ия интернет-ресурсларга бушлай керү мөмкинлеге бирергә тиеш булачак, ә атап әйткәндә: "Дәүләт хезмәтләре" порталына, дәүләт органнары һәм урындагы үзидарә органнары сайтларына, Русия бюджеттан тыш дәүләт фондлары сайтларына. Башка социаль әһәмиятле сайтларны Хөкүмәтнең махсус комиссиясе билгеләячәк.

Кредит шартларында үзгәрешләр.

30 декабрьдән заемщикның кредит шартнамәсеннән чираттагы түләүне каплау өчен заем алучының счетында азрак калдык булдыруны таләп итә торган пункт юкка чыга. Шулай ук кредит яисә заем килешүе төзегән гражданнар 14 көн дәвамында өстәмә хезмәтләрдән баш тарту (килешү төзегәндә алар мәҗбүри булырга мөмкин) һәм акчаларны кайтару хокукын алачак. Кредиторга алдан ук заемщиктан башка һәм аның үз кул имзасыннан башка кредит бирү шартлары белән ризалык белдерүче "галочка" кую тыела.

Мәҗбүри сөт маркировкасы.

2021 елның 1 декабреннән башлап сөт һәм сөт продуктларының яраклылык срогы 40 көннән дә кимрәк булган очракта мотлак маркировка кирәк булачак. 2022 елның 20 гыйнварыннан эшкуарларның күрсәтелгән продукцияне касса аша үткәрү бурычы барлыкка киләчәк. Сөт продукциясенең теләсә нинди типларын шушы датадан, маркалы продукцияне сатканда, кассада кодларны сканлаштырырга һәм сатулар турында мәгълүматларны онлайн-касса кулланып системага тапшырырга тиеш булачаклар.

Маркировкаланмаган продукцияне саткан өчен җаваплылык.

1 декабрьдән Русиядә товарларны, шул исәптән даруларны да, мәҗбүри маркировкалау турындагы таләпләрне бозган өчен административ җаваплылыкка тарттырылачаклар. Товарларны белә торып ялган идентификация чараларын кулланып, җитештергән сатып алган, саклаган яисә саткан өчен өч елга кадәр иректән мәхрүм итү кебек җинаять җаваплылыгы янаячак.

Чит ил кешеләре өчен бармак эзләрен бирү һәм медосмотр.

Русиягә 90 көннән артык вакытка керүче чит ил гражданнары дактилоскопик теркәү, фотога төшү һәм медицина тикшеренүе узарга тиеш булачак. Соңгысы әйләнә-тирәдәгеләр өчен куркыныч тудыручы ВИЧ-инфекция һәм йогышлы авырулар булмауны, шулай ук наркотикка бәйлелекне үз эченә ала. Әлеге процедуралар Русия Федерациясе территориясенә кергән көннән алып 90 көн эчендә, ә Русиягә эшләү өчен килүче чит ил кешеләре - 30 көн эчендә узарга тиеш.

Әйләнә-тирә мохитне саклау.

Парник газларын һавага чыгаруны чикләү чаралары гамәлгә ашырыла башлаячак: аларның дәүләт исәбе, кыскартуның максатлы күрсәткечләрен билгеләү, шулай ук чыгарып ташлауларны киметү эшчәнлегенә ярдәм итү.

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас