

1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр “Бердәм Русия” партиясе рәисе Д. А. Медведевның Башкортстан Республикасында төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе быел партиянең 20 еллыгына багышланган традицион гражданнарны кабул итү декадасын үткәрә.
Бу көннәрдә Уфадагы, Башкортстан шәһәр һәм районнарындагы кабул итү бүлмәләрендә Русия Дәүләт думасы, Дәүләт җыелышы-Корылтай, Совет депутатларының кабул итүләре узачак. Шулай ук мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль хезмәт күрсәтү, экология, торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләренә, хезмәт законнарын үтәүгә багышланган тематик көннәр оештырылачак.
Халык төрле ведомстволар вәкилләренә мөрәҗәгать итә алачак, алар арасында Халыкны социаль яклау үзәге, Пенсия фонды, Суд приставлары федераль хезмәте идарәсе һәм башкалардан бушлай юридик консультацияләр алырга мөмкин булачак.
"Декаданы үткәрү көннәре очраклы сайланмаган - декабрьдә безнең "Бердәм Русия" партиясе туган көнен билгеләп үтә. Шунысы игътибарга лаек: 2021 елда бу юбилей - 20 ел, - ди Төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе җитәкчесе, Дәүләт думасы депутаты Эльвира Аеткулова. - Кабул итү бүлмәләре һәрвакыт эшләсә дә, һәр кеше үз мәсьәләсе белән партиягә җайлы вакытта мөрәҗәгать итә ала, нәкъ менә декада көннәрендә безнең мәйданчыкларда төрле өлкәләрдән белгечләрне, төрле дәрәҗәдәге депутатларны берләштерәбез. Бу һәр кеше үз мөрәҗәгате буенча конкрет җавап алсын өчен эшләнә. Моннан тыш, без халыкның нинди сораулар белән килгәнен күрәбез һәм кайда нинди юнәлештәге эшчәнлекне көчәйтергә, эшләргә кирәклеген аңлыйбыз".
Декада чаралары республика буенча җәмәгать кабул итү пунктларының барлык 70 мәйданчыгында да узачак. Шулай ук ерак торак пунктларда яшәүчеләр өчен күчмә кабул итүләр оештырылачак.
Сорауларны турыга кабул итүләрдән тыш, аларны телефоннан яки онлайн-форматта да бирергә мөмкин булачак. Язылырга һәм өстәмә мәгълүматны 7(347)226-78-28 телефоны буенча алырга мөмкин.
Шулай ук бу көннәрдә социаль челтәрләрдә туры эфирлар узачак, аларда депутатлар, җәмәгатьчелек фикере лидерлары, блогерлар катнашачак.
Фото: аиткулова.рф