+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
30 ноябрь 2021, 17:29

ЦУР: “Безнең өчен иң мөһиме - проблеманы булдырмаска тырышу!"

Башкортстанда агымдагы елда ЦУР транспорт тукталышлары булу-булмау, аларны карап-тоту мәсьәләләре буенча 641 мөрәҗәгать кабул иткән һәм чишелеш юлын тапкан.

ЦУР: “Безнең өчен иң мөһиме - проблеманы булдырмаска тырышу!"ЦУР: “Безнең өчен иң мөһиме - проблеманы булдырмаска тырышу!"
ЦУР: “Безнең өчен иң мөһиме - проблеманы булдырмаска тырышу!"

“Яңгыр һәм кар астында автобус көтеп тору рәхәт түгел. Уфаның "Өршәк" бакчачылык ширкәтендә 200гә якын гаилә яши, ләкин монда транспорт тукталышы юк иде. Барысы да интекте”, - дип язганнар ЦУРга.

Халыкның мөрәҗәгатьләре Башкортстан белән идарә итү системасына 2021 елның 10 апрелендә эләккән. “Без мәсьәләне республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы белән бергә шул чакта хәл итә башладык”, - дип хәбәр итәләр Башкортстан белән идарә итү үзәгендә.

“Хезмәттәшләрнең йөкләнешләре зур булганлыктан, 2021 елның 30 ноябренә кадәр тукталышны төзү планлаштырылган иде. Әмма эшләрне иртәрәк төгәлләдек - 22 ноябрьдә (һәм без моңа бик шат!!!)”, - дип язалар ЦУРдан.

Уфада да тукталыштагы проблема хәл ителгән. Биредә вандаллар Уфа сәнгать-сәнәгать колледжы каршындагы павильонга ямьсез рәсемнәр төшергән иде. 21 ноябрьдә Камилла Ефимова бу хакта социаль челтәрләрдәге комментарийларда язып мөрәҗәгать иткән иде.

Башкортстан ЦУРы мөрәҗәгатьне тиз арада теркәгән һәм Уфаның Орджоникидзе районы хакимиятенә юллаган. Икенче көнне, 22 ноябрьдә, төзекләндерү хезмәте эшчеләре тукталышны чистарткан, шулай ук чүп-чарны да җыештырган.

“Безнең өчен иң мөһиме - проблеманы хәл итү генә түгел, ә аны булдырмаска тырышу”, - дип язалар ЦУРның социаль челтәрләрендә.

ЦУР: “Безнең өчен иң мөһиме - проблеманы булдырмаска тырышу!"
ЦУР: “Безнең өчен иң мөһиме - проблеманы булдырмаска тырышу!"
Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас