+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
2 декабрь 2021, 09:39

Каршы алыгыз, клуб килә!

Салават районының мәдәният үсешендә заманча технологияләр кулланалар.

Каршы алыгыз, клуб килә!Каршы алыгыз, клуб килә!
Каршы алыгыз, клуб килә!

Автомобиль базасындагы клубны алу Владимир Путинның май указлары белән билгеләнгән ”Мәдәният” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында мөмкин булды.

Республика Мәдәният министрлыгында белдерүләренчә, кичә Салават районына 4 миллион сумнан артык бәяләнгән тәгәрмәчле мәдәният йорты кайтарылды. Хәзерге вакытта мәдәни чаралар күбрәк тамашачыга, районның зур булмаган һәм ерак авылларында яшәүчеләргә барып ирешәчәк.

Күчмә автоклуб - махсуслаштырылган машина, ул ярты сәгать эчендә югары технологияле сәхнәгә әверелә. Мондый клубта сәхнә, мультимедиа тавыш җиһазлары, концертлар һәм кино күрсәтү өчен кирәк булган барлык нәрсә дә урнаштырылган. Автоклубны тантаналар, спектакльләр, авылларда концертлар үткәрү өчен кулланырга мөмкин.

Автомобиль клубы белән артистлар мәдәни һәм ял итү урыннары булмаган авылларга үзләре киләчәк. Китапханәләре булмаган авылларга китапханәчеләр дә автоклуб ярдәмендә килә алачак.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас